КФХ «АБУШАЕВ»

Ул моннан берничә ел элек җирле колхоз таралганнан соң еллар буе эшкәртелмәгән кырларны, ташландык амбар, фермаларны арендага алып крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра. Хуҗалыкны борынгы Сембер алпавыты, 19 нчы гасырда биредә яшәгән татар бае Шәмшетдин Абушаев исеме белән атый. Сүзебез Ульяновск өлкәсенең Ульяновск районындагы Бирючевка авылында гомер итүче һәм әби-бабалардан калган борынгы һөнәр белән кәсеп итүче фермер Рафис Айнетдинов хуҗалыгы хакында бара. Моңа кадәр игенчелек һәм терлекчелек белән шөгылләнгән хуҗалык соңгы елларда күпләп яшелчә үстерү эшенә дә керешә. Теманы Рамис Сафин дәвам итә.
Back to Top