ЯРДӘМ № 19 (татарча).

Аллаһы Тәгалә безгә чиксез нигъмәт бирә. Аяклар, куллар, башка нигъмәтләр. Әмма без моның өчен Аңа рәхмәт әйтә белмибез. Гел канәгать түгелбез Ә менә “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә булган курслар безне шөкер итәргә, Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә рәхмәт әйтә белергә өйрәтә. Аллаһка мең шөкер: аяк-кулларыбыз йөреп тора, күзебез күрә, колагыбыз ишетә. Бу юлы “Ярдәм”гә тернәкләнү курсларына коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр килде. “Бер-беребезгә булышыйк” проектында тәүге тапкыр үзләренең үсеп, буй җиткән, Даун синдромлы балалары белән әниләр дә катнашты. “Ярдәм”дәге курсларның үзенчәлеге шунда: биредә беркемне дә дине буенча да, милләтенә карап та, яшенә багып та аерып карау юк. Психолог Марина Миннәхмәтова башкара торган җырдагыча очар өчен бөркетнеке кебек нык канат кирәк. “Бер-беребезгә булышыйк” курслары бу юлы да бик күпләргә канат куйды, алдагы эш-ниятләренә этәргеч бирде.
Back to Top