Урта Пошалым мәктәбенә ябылу яный

Татарстанның Арча районы Урта Пошалым авылында 9 еллык мәктәпне башлангычка калдырырга уйлыйлар. Бу хакта район хакимияте вәкилләре авылда узган җыенда белдергән. Төп сәбәп – балалар саны аз булу. Ләкин ата-аналар да, укытучылар да түрәләрнең бу дәлиленнән канәгать түгел. Алар татар телле мәктәпне күршедәге Лесхоз бистәсендәге рус мәктәбенә алыштырырга теләми. Азатлык Урта Пошалым авылына барып укытучылар, ата-аналар белән сөйләште. Тулырак мәгълүмат: Оригинал видео:
Back to Top