Татар журналистикасы әтисе Васил Гарифуллин: “Иң зур горурлыгым - шәкертләрем“
Гарифуллин Васил Заһит улы - профессор, филология фәннәре докторы. Һәм иң мөһиме - ул берничә буын татар журналистларының остазы. Без аңа, яратып һәм хөрмәт итеп, Васил абый дип эндәшәбез. Әлеге фильм КФУның журналистика бүлеген тулы бер гаилә итеп тота белүче олы җанлы һәм кешелекле Васил абыебыз турында.
2022 елгы чыгарылыш студентларыннан истәлеккә. Фильмда катнашкан һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Энҗе Габдуллина
Алсу Мансурова