Разил Вәлиев “Саубуллашыр өчен баргач...“
Бүгенге әдәби марафонда Разил Вәлиев шигырьләре белән таныштыруны дәвам итәм.
Саубуллашыр өчен баргач...
Саубуллашмый киткән идем синнән,
“Хуш мәңгегә“ сүзен әйтер өчен
Кире килдем.
Өегезгә исәнләшеп кердем.
Кулың бирдең?
Көз куеныннан алып,
Чәчәкләргә
Җылы сулыш өрдең.
Ә соң нигә өрдең?
Алда кыш торганын,
Табигатьнең догма икәнлеген
Күрдең бит син, күрдең.
Үткән барыбер кире кайтмый,
Ул кайтмаска киткән.
Саубуллашыр өчен баргач,
Исәнләшмә икән...
#әдәбимарафон
#татарстанкитапнәшрияты
#татнетныүстерүфонды