Хаялутдинов Зөлфәт, Казан
“Минем исемем Хаялутдинов Зөлфәт. Мин Казан шәһәренең Усмания мәктәбенең 3нче сыйныфында белем алам. Әкиятләр укырга яратам. Соңгы укыган әкият - татар халык әкияте “Өч кыз“. Миңа бик ошады, эчтәлекле.
Әкият аркылы язучы укучыга әниләргә карата мәрхәмәтле, ихтирамлы, яратучан булырга кирәклеген аңлата. Бернинди эш тә, безнең өстән әниләргә карата бурычны төшерми. Юкка гына хәдисләрдә дә әйтелмәгән: “Җәннәт - әниләрнең аяк астында дип“.