Кипкн алма компоты балачакка алып китче ашыгыч поезд!

Кипкән алма компоты – балачакка алып китүче ашыгыч поезд! 🍎Остазлар сәхифәсе аша сезгә ниләр сөйлим икән, дип уйланып утырганда әниемнең компоты искә төште. Без энем белән кечерәк, ләкин инде үзебез генә өйдә калырлык булган вакытлар... Зурракларыбыз мәктәптә булгандыр инде, әни – эштә. Ә безгә, кечкенәләргә, әни ашарга гына түгел, тәмле эчемлекләр дә әзерләп калдыра иде. 🍏Шуларның берсе - кипкән алма белән шомырт компоты. Җәйме, кышмы – бу компот була торган иде. Кыш көннәрендә бүлмә ягындагы мич өстендә җылы булып тора иде. Без энем белән шуннан алып эчә идек аны. Сезгә бу компот турында сөйләү нияте белән бер көнне мин дә кайнаттым әле. Шулкадәр сагынылган булган икән!... Әзерләү ысулы бик гади. Кипкән алма, шомырт, су һәм тәменчә шикәр комы – барысын бергә кушып кайнатасың дә, үз җылылыгында томаланып тагын да тәмлереп тора. 💭Беренче йотым ясадым да... уйлар, хисләр әллә кайларга алып китте. Нәкъ әниемнеке сыман килеп чыккан бит! Күңелләргә шундый рәхәт булды. Әниемне искә алып аңа кат-кат дога кылдым
Back to Top