ылы хтирле бала чагыбыз булуы белн без бхетлебез!

Җылы хәтирәле бала чагыбыз булуы белән без бәхетлебез! ⠀ Ирем белән авылны сагынып искә алган чакларда, ул еш кына әнисенең кабартмаларын искә төшерә. Бер сөйләп туя алмый, күз алдында хаман да ул кабартмалар тора ахры... ⠀ Авылга кайту белән файдаландым әле бу юлы. Ипи куйдым. Ә кабартма нәрсә ул? ⠀ Ипи куйган көнне шул ук камырны аерып, пирожки хәтле генә әвәләп табага төзеп, өстен каз яисә сары май белән майлап куясың. ⠀ Камыры гади: он, су, чүпрә, тоз, шикәр комы. Җылыга куеп әчеткәч, кирәгенчә он өстәп басасың. Кулдан аяланып төшергә тиеш. ⠀ Мичтә күмер төшүгә үк беренче итеп кабартмалы табаны күмер өстенә куясы. 5-6 минут дигәндә пешеп тә чыга. ⠀ Иремнең әнисе каз мае белән ясый торган булган. Алар аны каз маена манчый-манчый ашаганнар. ⠀ Без дә шулай итеп бергәләшеп, әти-әниләрне искә алып, аларга дога кылып, кабартма ашадык. Алар исән булганда, рәхәт булган икән яшәүләре. Әле ярый шундый җылы хәтирәләр бар. ⠀ Ә сез шулай пешерә идегезме? Сездә дә кабартма дип аталамы?
Back to Top