Быел Татарстанда бары тик авыл Сабантуйлары гына узачак
Авыл бәйрәмнәре барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, 4 июльдә үткәрелә.
Быел Сабантуй шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә үткәрелмәячәк. Бәйрәм 4 июльдә авыл торак пунктларында гына узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Куркыныч зур, ул әле саклана, шуңа күрә без шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә Сабантуй уздырмаячакбыз дигән карар ка