“Башлаган эш - беткән эш“©
Үз-үземә шуны искә төшерәм дә, дәвам итәм.
“Башлаган эш - беткән эш“©
Үз-үземә шуны искә төшерәм дә, дәвам итәм.
Үткән кыш нәселләребезнең 4 шәҗәрәсен ясап чыгарга насыйп булган иде. Үземнең һәм иремнең әти-әниләребезнекен. Шөкер.
⠀
Ул шәҗәрәләрнең иң зурсы - Газыйм нәселенеке иде. Бу гаилә авыл тарихының башында ук торучы гаиләләрнең берсе дигән мәгълүмат бар. Шушы берничә гаилә арасында әтиемнең әнисе Хәбибә әби нәселе дә булган. Менә ул шәҗәрәне дә, Аллаһка тапшырып, ясарга керештем. Әзрәк мәгълүмат туплаган идем инде. Аларны тулыландырыр өчен Мидхать абыйга мөрәҗәгать иттем, чөнки анарда Өфә архивлары да, башкалары да бар.
Мидхать абый бу эшемне хуплады, үзенең дә теләге булган. Аның әнисе Рәхилә әби Хәбибә әби белән бертуган бит.
⠀
Гомумән, бу шәҗәрә бик олы килеп чыгарга ошаган. Якынча 800 исемне үзенә җыеп алыр дип уйлыйм.
Башлаган эш - беткән эш дип үземә көч-куәт сорыйм да дәвам итәм) Кыш көннәрендә вакыт күбрәк сыман, бушка уздырасы килми.
Без моңарчы шәҗәрәләр турында язып алган идек инде. Нәсел агачы төзергә дип сезнең күңел җепләрен селке