“Авырулар янына үз машинамда йөрим“
18 июнь – Русиядә медицина хезмәткәрләре көне. Азатлык Арча районы Иске Ашыт, Иске Кенәр, Пичмәнтау авыллары фельдшеры Гадения Фәйзрахманова янында булып кайтты.
“Авыл җирендә эшләү шунысы белән кыен – монда шәһәрдәге кебек конкрет эш сәгатьләре юк. Кемгәдер ярдәм кирәк икән, төнлә дә чакырып алырга мөмкиннәр. Мина ул әллә ни кыен тугел, еллар буе шулай эшләп күнегелгән инде“..