Алин Хабибуллина Хй, сентябрь... / Татарча шигырь / Современная поэзия / 2FAN

Татмедиа Junior аккаунтына языл: TELEGRAM: TIKTOK: *** Хәй, сентябрь, синме бусагада? Нигә шулай ашыктырдың жәйне? Без өлгерер идек күрешергә... Кай арада инде канат жәйдең? Кай арада өлгергәнсең, белмим, Һаваларда тоташ син генә. Һәм жуелган жәйге хыял төсе, Тик өметләр жиргә сибелә. Зәңгәрлеге уңган тирән күкнең, Таш асфальтта салкын сулышың. Кылычларны читкә ташлыйм, сине Жиңеп булмас инде сугышып. Һәм каламын басып сентябрьнең Яңгыр тулып ашкан эзенә. Сыен, дисең, әмма сулышыңнан Яфрак-яфрак өмет өзелә. Хәй, сентябрь, нигә генә шулай Ашыктырдың көзнең жилләрен? Беләсең бит августны мин нинди Сызланулар белән жибәрдем. Вакыт белән бергә атлыйсы, дип Хыялланам инде ничә көз. Тик ай саен, дөнья үзгәрүгә Йөрәкләрдә яна яңа төс. Берәр кайчан, бәлки, артка таба Карап яшәвемне ташлармын. Ә әлегә бу юлы да әгәр Октябрьне күрсәм бусагада, Сентябрьне сагына башлармын. Алинә Хәбибуллина Укый Алинә Хәбибуллина: #tatmediajunior
Back to Top