“Керәшеннәр татардан түгел, мәҗүсиләрдән чыккан“
10 гыйнвар Казанның Халыклар дуслагы йортында Мәскәү режиссеры Наталья Гудылина төшергән “Божий народ – кряшены“ фильмын тәкъдим итү чарасы үтте. Фильмны караудан соң, керәшеннәрнең килеп чыгышы турында кызыклы фикер алышу да булды.