Балачакка
Балачаклар ерагайган саен
Һәркем аны искә алачак.
Кабатланмас булган мизгелләре
Күңел түрләрендә калачак
Балачагым минем балачагым,
Нигә hаман сиңа тартылам.
Ерагаеп әллә онытылудан
Курыкудан әллә талпынам.
Кабатларгә әле хәтер булса,
Кайта торган анда юллар юк.
Ниләр онытылап кала микән,
Уйланулардан туйган юк
Күңел үзе, белә ала микән,
Шул якка ник хисләр агыла?
Әллә анда юллар ачык булып
Балачак үзедә сагына...?
Ул вакытта үткән эзләр әллә,
Суынмыйча hаман калалар.
Җылы тоеп алган калган хисләр,
Шул якларга таба агалар...