Роберт Миңнуллин

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН - КӨЗГӘ КЕРҮЛӘР АВЫР.. ТАТАРЧА ШИГЫРЬ КӨЗГӘ КЕРҮЛӘР АВЫР… Көзгә керүләре авыр… Аннан күнегәсең. Бөтен җаның-тәнең белән Көзгә күмеләсең. Ә көз озын, ә көз озак… Мәңге үтмәс кебек. Күңелдәге бу сагышлар Мәңге бетмәс кебек. Көзгә керүләре авыр… Керсәм, чыгар идем. Көзгә түзсәм, мин ничек тә Кышка чыдар идем. Рәхәт кышка күчүләре, Әгәр күчә алсаң… Ә нишләрсең, шушы ачы Көздә торып калсаң?!
Back to Top