Айдар Галимов
Айдар Галимов иң газиз кешесен - әнисен соңгы юлга озата бүген... 😢
Җырчының әнисе Бибинур апа белән интервьюдан өзек 👇
⠀
«...Айдар бишектән үк җырларга яратты. Беренче сыйныфка барганда ук җитди җырлар белә иде. 6 яшьлек чагында “Шайморатов генерал”ны хәтта зур сәхнәдә – район үзгендә җырлап йөргәнен хәтерлим.
Айдар һәрвакыт “5”легә генә укыды. Бүгенге көнгә кадәр аның көндәлеге саклана, еш ачып карыйм: бишлеләре тезелеп тора. 1 сыйныфка җитәкләп барганымны әле дә хәтерлим. Кып итеп киенгән, кып итеп торган егетне тәүге укытучылары – Сәгыйдә апаларына тапшырдым. Мин дә укытучы булып эшләгәч, Айдар белән бергә укыдык дисәң дә була.
Ул заманда хоккей аеруча популяр иде. Укучыларында спортчы күрергә теләпме, өлкән класслардагы сыйныф җитәкчеләре Нәсимә Хәмзә кызы Галиева аларны спортка җәлеп итте. Балалар хоккей дип җәенләнеп үсте. Ул вакыттагы аның кушаматы да “Харламов” иде...»
⠀
Дәвамын укырга телимезме?