Илексазым-моңлы сазым! август 2017

Кайтам әле кайтам Илексазга, Чирәмеңнән йөгереп узарга Һәр таң саен тирәкләргә карап Сандугачлар җырын тыңларга. Каеннарның яфраклары җилдә Талгын гына нидер серләшә Əйтерсең лә мине шул җыр белән Балачакка күңел эндәшә. Күңел тынмый никтер ашкына, Ул әллә кая ерак-еракка Авылыма кайтып килешем Бөтен уем бары шул хакта. Əнә ич ул, мин йөгереп узган Тәпи баскан яшел чирәмнәр Чәчәкләрдән туган ягыма Əйтерсең лә, келәм җәйгәннәр. авторы Гөләндәм Хәлиуллина
Back to Top