Мин бу гаилг килен булып тшкнем 30 елдан артык вакыт узган инде.
Мин бу гаиләгә килен булып төшкәнемә 30 елдан артык вакыт узган инде.
⠀
Ә менә бу пычаклар ул вакытта ук бар иде. Һәм әлегә кадәр дә кулланышта - терлек сую, чыра әзерләү, аш-су әзерләү өчен.
⠀
Бу пычакларның, аларга 30 елдан артык булуыннан кала, үзенчәлеге нидә соң?
⠀
Аларны кайнатам үзе ясаган.
⠀
Безнең авылда агач буенча остаханә бар иде. Вакытлар узу белән агач эшкәртү станокларында махсус пычаклар яраксыз хәлгә килә. Ул чакта авылыбызның уңган ир-атлары бу металлдан пычаклар ясаганнар. Кайнатай да, алтын куллы кеше буларак, читтә калмаган.
⠀
Соңгы көннәрдә миңа әтиләремне хәтерләткән әйберләр кулга эләкте. Алар икесе дә Ир-ат дигән исемгә чын-чынлап лаеклы иде. Бернинди эштән дә курыкмаган һәм хатын-кызлар эшеннән дә оялмаган. Урман кисү, дисеңме, кышкылыкка гөмбә тозлаумы; пычаклар ясау һәм тетрәвек әзерләү - нинди эшкә алынсалар да, барысын да җиренә җиткереп эшләгәннәр.
⠀
Киләчәк буыннарга менә дигән үрнәк. Урыннары Фирдәвес Җәннәтләрендә булсын иде. Әмин.
⠀
Ә сезнең ир-атларыгызның нинди мавыгулары