Римма Ратникова

Кайнар хәбәр! Татар телен укытуны 1-9 сыйныфта мәҗбүри, 10-11 сыйныфларда ихтыярига калдыру тәкъдим ителә. Моның турында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова белдерде. Мондый тәкъдим бүген иртүк Татарстан Халыклар дуслыгы йортында булган Татарстанда тел сәясәтен камилләштерү, рус һәм татар телләрен укытуны җайга салуга багышланган киңәшмәдән чыга. Анда Русия мәгариф министрлыгына юлланачак резолюция кабул ителгән.
Back to Top