GAUGA - ertkich
Ерткыч/Хищник
⠀
Кәҗә белән сарык сыман,
Хей, хәйләкәр булдык җаным;
Каршы чыккан бүреләрнең
Дерелдәттек кара канын.
⠀
Бүре ташлый ач карашын,
Салкын сулап чыга каршы;
Капчык күргәч каушый шашып:
Капчык тулы бүре башы.
⠀
Бу билгеле, моны җәнлек тә белә!
Кем төлке түгел, шул озак сузмый, үлә.
⠀
Әтәч кычкыра биек читәннән:
“Җый күбегеңне авыз читеңнән!
Кем ират булып чүпрәкләнә,
Шул киенсен хатын-кыз күлмәгенә!“
⠀
Бу билгеле, моны җәнлек тә белә!
Көчсезрәкне көчлерәге кимерә.
⠀
Карурманнан чыга аю.
Үзе җитди,