Дилбәр Булатова - Кунак мунчасы

Ә без кунакка китеп бара­быз. Аръякка. Нәнәйләргә, мунча керергә. Кинәт… Зәңгәрсу-кара күк йөзе тибрәлеп китә, эре-эре йолдыз­лар урыннарын­нан кубып җиргә коела башлый дисәм… әти мине күтәреп үзенең иңбашына утырткан, имеш. Миңа, биш яшьлек олы кызга, әти җилкәсендә бару оят та кебек. Тик бу хакта бөтенләй оны­там да, тәү күргәндәй, як-ягыма күз салам. Моңарчы астан, җирдән баш күтәреп, авыз ачып карап барган дөнья кинәт кечерәеп калган! Минем түгел, әтинең дә колачы җитмәс каенннар тәбәнәкләнеп җиргә чүккәннәр; әллә кайда, аста, әтинең сүчинкәләре астында, баш әйләнерлек түбәндә җемелдәп ят­кан кар, миңа ачуланып теш шы­гырдата. Безнең янәшәдән атлаган, кыш­кы пәлтә, башына бәйләм башлык кигән әниемә күз салам. Ул юрганга төрелгән энемне күтәргән. Беләбез юрган хәлләрен — кысыклыгы аның, уңайсызлыгы… Ә әтинең иңбашында юрган михнәтләренең берсе дә юк. Салам, силос кисәкләре чәчелеп яткан чана юлы тап-такыр. Ара-тирә тупчык­лар — ат «койрыгын­нан» төшеп калган шарчыклар очрый. Әти кайчак аларны тибеп-тибеп җибәрә. Әтинең муенына ныграк ябышам, танавым аның ко­лакчынлы, зур төлке бүрегенә ки­леп төртелә, тик мин куркып та ка­рамыйм. Ник куркыйм, минем әти — авылдагы иң көчле, иң озын кеше. Һәрхәлдә, мин белгән кешеләр арасында. Иң кырысы да. Шуңа күрә мин сыңар өн дә чыгармаска, әтиемнең ачуын кузгатмаска, юга­рыдагы рәхәт мизгелләремне ни­чек тә озаккарак сузарга телим. Кинәт йолдызлар тагын урын­нарыннан куба, тик бу юлы алар дәррәү өскә чөеләләр — әтинең озын куллары мине юл читенә төшереп куя. Кар өстендәге юка гына бозлы ялтыравык элпә мине күтәрерлек түгел. Батуым бер хәл, атлап китә алмый этләнәм. Әни ку­лындагы энем әти кулына күчә, әни мине кар эченнән тартып алып, әйләнә-тирәдәге бердәнбер тая­ныч — көндезге җепшектән соң төнгелеккә катып киткән юлга ба­стыра. Елга аша чыгасыбыз бар, шуңа төшерделәр инде мине кулдан. Уң якта өңрәеп, кап-кара шәүлә бу­лып тегермән өе кала. Бу турыда­гы күперне тегермән күпере дип атыйлар, ат күпере дә диләр, чөнки аңардан җигүле ат белән дә чыгып йөрмәле. Безнең инеш бәләкәй генә бул­са да бик йөгерек, бик җитез үзе. Шуңадырмы, ярларын уеп, ашап бетереп, әллә кайдан, төптән агып ята. Шуып төшәргәрәк исәп бар, тик картәтием быел гына алып биргән өр-яңа кара пималарым тыңлап та карамый. Ирексездән, гөжемгә йөгереп төшеп китәм. Егылмыйм, абынмыйм — беләм бу төшнең холкын. Дөбер-дөбер килеп, такта күпердән чыгабыз. Күпер астын­нан, кар каплаган инешнең шылты­рап агып яткан тавышы ишетелә. Үзалдына нидер сөйләнә-сөйләнә каядыр китеп барган эшлекле генә, үз-үзеннән бик канәгать кенә тере бер җан ияседәй тоела ул миңа. «Прибет!» дим аңа, дус кызларыма дәшкәндәй иттереп. Карасам, әтиләр теге ярга инде менеп җитеп баралар. Җан-фәрманга мин дә алар артыннан чабам. Бая шумый тискәреләнгән пималарым хәзер таеп интектерәләр. Әтиләр инде яр башында. Безнең әти дә, әни дә бик иркәләп, мәмиләнеп тора торганнардан түгел, көтми китеп ба­рулары да бар. Ашыгудан абынып егылам, гарьләнеп елап җибәрәм, үзем һаман мүкәйләп булса да өскә үрмәлим. Менеп җитүемә, их, нинди бәхет (мин әлегә бу сүзне белмим, ләкин аның ни икәнен, нинди икәнен әтинең киң җилкәсендә тоям), йолдызлар тагын елпылдап җиргә коела; ярның ике ягын тутырып үскән, өнсез генә, сабыр гына утырган каеннар тагын кечерәеп калалар… Ат дубырын уң яклап урап, нәнәйләргә турыдан киттек. «Бу як басудагы салам эскертләрен ач­тык», ди әти. Әни үзебезне кайгыр­та: «Халыкка салам бирмиләрме әле?» — ди. Мин әтинең ни дип җаваплавын ишетмим, ат абза­рын тыңлыйм. Әчкелтем силос исе аңкый. Утардагы берничә каракучкыл шәүлә, бездән өркеп, пошкы­рынып, аргы башкарак күчеп баса. Дубырның бүрәнә стенасы аша дөпелдәгән, кешнәгән, тибешкән тавышлар ишетелеп кала. Нәнәйләргә барып җитүебез сизелми дә. Йортның урам як өч тәрәзәсе ялт итеп балкып тора, мунча тәрәзәсендә ут яна, күтәрмә өстендәге, тыштагы лампоч­каны да кабызганнар. — Башыгызга мендерегез әле баланы, — ди гөр-гөр килеп без­не каршыларга чыккан нәнәй. — Төшерәлмәссез дә аннары… «Тәхет»емнән колак кактыралар. Күтәрмә төбендә яткан каз кана­тын алып, әтиемнең сүчинкә йөзенә кунган, сары кайры тун чабуына ябышкан карларны себерергә тотынам. Әнинең буркиларына бозланып кар сарган. Канатның сырты белән дә алдыралмагач, себерке сабы белән кыргычлыйм.Үземнең пималар да шул рәвешчә тазартыла. Аякларыбызны бер-берсенә бәрә-бәрә, пима төпләрендәге карны идәндәге па­ласка коеп калдырырга тырышып, караңгы чолан аша үтеп, өй ише­ген ачабыз. Һәм якты, җылы, парлы дөнья кочагына чумабыз. Токмачлы аш, бәлеш, компот исе, тагын әллә нинди тәмле исләр болыты чорнап ала. Тунымны, башлыгымны салып элгечкә эләм дә түргә йөгереп ке­реп китәм. Олыларда минем кайгы түгел хәзер. Әни түрдәге караватта энемне юрганнан арындыра. Әти өстәл артына кереп кунаклаган. Табын белән кәбәркә арасында бөтерелгән нәнәйнең бөтен игъ­тибары әти белән әнидә. Ирек! Азатлык! Ачуланучы да, «тегеләй ит, болай ит», дип тарткалап тору­чы да булмаячак б
Back to Top