Зур Чирекле авылы.
Зур Чирекле – Сембер өлкәсендә иң зур татар авылы. Мәскәү - Чиләбе юлы өстендә урнашкан. Янәшәдә Куйбышев тимер юлы станциясе - Никулино (1913 елдан).
1937 елга кадәр ул Пенза өлкәсенә караган. Территория реформалары вакытында Зур Чирекле (Черкели) Сембер өлкәсенең Николаевка бүлгесенә кертелә.