Мулла Иле авылы
Авылым Мулилем,
Үстерәсең мул иген.
Мул игеннәр үскән җирем,
Гомерлегем бул минем
Рәвил. Сәйфетдинов.
Туган авылым Мулла Иле, әллә кайдан, менә мин нинди дигән сыман, төрле төстәге калай түбәле йортлары, биек манаралы мәчетләре, ике катлы мәктәбе, 200 урынлы мәдәният йорты, әфлисун төсле яңа ФАПы, таш кирпечле кибетләре белән ялтырап сәлам бирә. Менә бу видеода безнең Мулла Иле авылы җәйрәп ята. Монда һәрбер кеше үзенең өен рәхәтләнеп күрә ала. Аны Рахматуллин Хәдис абыйның кияве мантажлаган. Алар җәй көне авылны бик яратып кайталар. Һәм безгә шундый матур бүләк ясадылар. Зур рәхмәт аларга. Ерак җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз да шушы видеоны карап, туган авылыбызга кайтып килгән кебек хис итсеннәр әле үзләрен. Рәхим итеп карагыз.