Чыршы, чыршы син тагын да матуррак бизәлгәнсең бу юлы

Республикада чыршы операциясе башланды. Бу Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләренең еллык профилактик чарасы. 31 нче декабрьгә кадәр, алар браконьерларның урманда ылыслыларны кисмәсен өчен күзәтәләр. Ә законсыз кискән өчен җитди штрафлар каралган.3 меңнән алып 300 мең сумга кадәр. Моннан тыш, зыянны да капларга туры киләчәк. Мондый җинаятьнең шаһитлары булган очракта, , татарстанлыларны битараф калмаска чакыралар. Телефон номеры экраннарда күрсәтелгән
Back to Top