Ризван Хакимов Агым су жыры!! Барлык авыр хэлдэ калган кешелэргэ багышлана!!!
Кешегә хас яшәгәндә
Шатланулар,моңаюлар.
Күңел-серләрнең сандыгы,
Төрлечә шул безнең уйлар.
Кемлекләрен күрсәтәләр
Уйга карап бәндәләр дә.
Күңелдәге уй төрлегә
Төрлечә шул гамәлләр дә.
Бар арада-пыскыган да,
Балкып-янып яшәгән дә.
Кылган гамәлләргә карап
Төрлечә шул яшәүләр дә.
Кабатлана торган түгел-
Җирдә гомер итүләр дә.
Төрлечә шул вакыт җиткәч
Бу дөньядан китүләр дә.
Ни кыласын,ни буласын
Бетермибез без белеп тә.
Дөнья бит ул серлелектә,
Тормыш яме-төрлелектә.