Азат Мифтахов белән әңгәмә
Азатлык хәбәрчесе аспирант Азат Мифтахов белән ике көн элек Мәскәүдәге Беренче аппеляция мәхкәмәсендә әңгәмә корды.
Мифтаховны сәяси нәфрәт нигезендә “Бердәм Русия” офисына һөҗүм итүдә гаеплиләр. Мифтахов үзенең гаепсез булуын белдерә һәм аңа карата җинаять эшенең ялганга нигезләнгән булуын әйтә. “Мемориал” хокук яклап үзәге Аны сәяси тоткын дип таныды.