СИН ЕЛАМА УЛЫМ,МИН КИТКӘЧ..... Гафый Нусратуллин (ел)
Елама син, балам, мин киткәчтен
Сагышларга салма үзеңне.
Язмыш шулай гомер язган икән,
Сабыр ит син, булчы түземле.
Елама син, балам, мин киткәчтен,
Язмышларны берүк каргама.
Мин күкләрдән сине күреп торам
Ялгыз калдым диеп уйлама...
Елама син, балам, мин киткәчтен,
Авыр булыр сиңа, сыгылма.
Син дә миңа дога укып торсаң
Минем хәлләр яхшы булыр ла..