Касыйм шренд Сембик-ханбикг йкл

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Казан ханлыгының соңгы ханбикәсенә – Сөембикәгә һәйкәл куелды. Бу бөтен татар дөньясы өчен зур вакыйга. Һәйкәлнең авторлары – Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, скульптор В.Г. Сидоренко һәм Мәскәү дәүләт Мәдәният институты профессоры А.В. Губко. Скульптура Петербург остаханәләрендә бронзадан коелган Сөембикәнең туган һәм үлгән даталары төгәл билгеле түгел. Кайбер чыганакларда ханбикәнең 1557 елда Касыйм ханлыгы җирләрендә вафат булып шунда җирләнүен күрсәтәлгән.
Back to Top