Энилэр...
Жир йөзендэге иң кадерле, иң изге кеше әни ул. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы әни ул.