Алиһә Нур - Әтиемә

Алиһә Нур - Әтиемә Алихэ Нур - Этиемэ Ильдар Гайсин сүзләре, Эльвира Хаматнурова көе Әти, бәгърем, бик еш искә төшә Яннарыңда үскән чакларым. Ул елларны күң(е)лем бик кадерләп, Бәйрәм кебек күреп саклады. Кадерле син минем өчен, әти, Иң якын кеше син җаныма. Нәни чактагыдай куеныңда Сөярсеңме, кайтсам яныңа? Горурланам, әтием, синең белән, Рәхмәтлемен бар(ы)сы өчен дә. Озак яшә, сәламәт бул берүк, Күз тимәсен яшьлек кичеңә!
Back to Top