XX гасыр башының бөек татар шагыйре Дәрдемәнд премиясе бирелде

Шушы көннәрдә «Безнең кавем» дип исемләнгән 5нче халыкара фестиваленең йомгаклау концерты булып узды. Фестивальдә катнашучылар үз эшләрен төрле юнәлештә тәкдим итте. Алар арасында танылган татар сәүдәгәрләре, халкыбызның гореф-гадәтләре, уку йортларында татар музейлары эшчәнлеге. Шулай ук чарада икенче тапкыр XX гасыр башының бөек татар шагыйре Дәрдемәнд премиясе бирелде. Бәйгене оештыручыларга һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әйтергә кирәк, быел Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә 5 ел.
Back to Top