Казан яшьлре Мскд нишлп йрде

Казаннан бер төркем татар яшьләре, Мәскәүгә килеп, халыкка акыл өйрәтте. Уңай мәгънәдә әйтүем. “Акыл фабрикасы” – Бөтендөнья татар яшьләре форумының проекты. Биредә күп нәрсәгә өйрәнергә, үзеңә бик күп яңалык ачарга мөмкин. Мине татар маркеты кысаларында кул эшләнмәләре сатарга чакырдылар. Үзем белән татарча авто ябыштыргычлар, 58 татарча хат-теләк салынган хикмәтле банка һәм әнием бәйләгән башмакларны алып бардым. Кайсыларын сата алуымны һәм күпме акча эшләвемне шушы репортаждан күрә аласыз. Бу көнне мин Баязит Зәйдулла белән таныштым. Шәп подкаст алып баручы блогер, юрист һәм Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың улы ул. Аның “194 бүлмә” дип аталган тапшыруларын карарга киңәш итәм, бигрәк тә, әдәбият сөючеләргә кызык булыр. Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин мине Мәскәүгә алып килгән фотокүргәзмә белән шаккатырды. “Татарлар болай итеп тә фотога төшә идемени?” – дип гаҗәпләндем. Репортажда Айдар күргәзмәнең ничек һәм ни өчен оештырылуы турында да сөйләде. ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - @aitchetat Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #моңлымәскәү #монлымэскэу #мәскәү #мэскэу #татфорум #татаряшьләре #бтф
Back to Top