Туган көнең котлы булсын, әни, Озак еллар язсын яшәргә. Кочагыңа безне кысып алып, Балам, диеп, сөеп дәшәргә. Биргән киңәшләрең, әнием, Гомер буе барырлык. Кылган яхшылыгың өчен рәхмәт, Телим сиңа сабырлык. Яратылып яшә һәрчак Озын булсын гомерең. Син минем якын кешем, Тик бәхетләр телимен.

Back to Top