Казанда Пермь фаҗигасе корбаннарын искә алдылар

Дүшәмбе иртәсендә Пермь дәүләт университетында бер студент алты кешене атып үтерде, 28 кешене яралады. Казан өчен бу аеруча тетрәндергеч хәл булды. Май аенда гына Казанның 175нче гимназиясендә Илназ Галявиев 9 кешене үтергән, 23 кешене яралаган иде. Пермьдә булган фаҗига корбаннары хөрмәтенә Казанның Ленин бакчасында фонтанга чәчәкләр, шәмнәр китерделәр. Тулырак мәгълүмат:
Back to Top