Туган як. 13. “Балачак авазы“
Бер көнне без өчәү – үзебезнең оч кызлары, колхоз бакчасына шалкан урларга барырга булдык… Мамык мендәрләргә басып, кайнатамның кулын кысканда теге бакча басу вакыйгасы искә төшеп китте. Балачакның ваемсыз шуклыгы гына булса да, гомерем буе оялтып торачак иде әле ул мине…
…Шәһәргә барасы булгач, өс-башыңны бераз карап чыгарга иде инде, югыйсә. Без менә өчебез дә кич буе чәч бөдрәләттек. Күлмәкләрнең дә модныйракларын сайларга тырыштык. Ә моның авыллыгы әллә кайдан кычкырып тора…
Малай чакта иң кызык, иң рәхәт нәрсә – абыйга ияреп йөрү. Абыйлары булмаган малайлар нәүмиз булалар…
Абыйлар кинога бара.
Мин дә ияреп барасы!..
Тик абыйларның нигәдер
килми мине аласы…
******************