Алсинә Сәлахова. Шигъри мизгел
Җитәкләшеп ике гашыйк килә:
Кулларын да алмый куллардан.
Бу тормышны ямьсез диеп булмый -
Җир йөзендә сөю булганда!
Күзләрендә серләр - диңгез инде:
Ярларыннан төшкән (аһ) ташып.
Бу тормышны кызыксыз дип булмый -
Яратканда акылдан шашып!
Күзләр генә тимәсен дип торам,
(Чын сөюдән күпләр көнләшә!)
Мәхәббәт ул язгы гөлләр сыман,
Чәчәк ата - кырау тимәсә!
Җитәкләшеп ике гашыйк килә:
Ә аларга диңгез тубыктан!
Бәхетләрен саклый күрсеннәр, дип,
Алар өчен никтер мин куркам...
АЛСИНӘ СӘЛАХОВА