Бүген “Ямьле Саба“ яр буенда Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан йөгереш буенча ярышлар үтте.

Бүген “Ямьле Саба“ яр буенда Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан йөгереш буенча ярышлар үтте. Һәр ел саен традицион рәвештә узучы әлеге ярышта балалар бакчасы балалары да, мәктәп укучылары да, яше дә, өлкәне дә бик теләп катнашты. Үз яшь категориясендә беренче урынны алган Балтач егете Ростислав Васинкин гармунда уйнап җырлавы белән ярышны тагын да ямьләндереп җибәрде. Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Back to Top