Кргннр м кренмгннр: Балтачтагы гадти булмаган ат фермасы

Балтачта кызыклы форматлы ат фермасы эшләп килә. Ул гадәти хуҗалыкка охшамаган, оешма халыкка хезмәт күрсәтә. Монда ипподромнардан аерма бик зур. Әйтик, аларда азыкны, астына җәяргә пычкы чүбен һәм башка кирәкле әйберләрне хуҗасы үзе алып килә, ә бу фермада атыңны гына куясың, калганын җирле хезмәткәрләр эшли, әлеге хезмәт өчен ай саен акча гына түләп торасы. Бүгенге көндә фермада 28 чабыш аты исәпләнә. Аларны Балтач районының төрле авылларыннан һәм колхозларыннан алып килгәннәр. Биредә район башлыгының да, полиция җитәкчесенең дә атлары бар.
Back to Top