Эльмира Җәлилова. Шигърият.
Яңа жырлар һәм котлаулар төркеменә рәхим итегез!
Карларсыз-бурансыз декабрь.
Җегәре калмады кышларның...
Мин сиңа ышанам. Кышларга
Мин инде күптәннән ышанмыйм...
Ышанмыйм болганчык дөньяга.
Аермыйм дусларны дошманнан.
Мин күптән сүзләргә ышанмыйм!
Ə синең хисләргә...
Ə синең хисләргә ышанам!
Бу бәхет. Мәхәббәт киңлеге
Туп-тулы бер гомер. Һәм шуңа
Беркатлы җанымны яраткан
Ходайга ышанам. Һәм сиңа!
Мин сиңа -җылыга елышам.
Тын алам дөньядан. Кыймшанмый.
Мин сиңа ышанам. Үземә...
Мин инде күптәннән ышанмыйм...
Эльмира Җәлилова