лдермештн лмндр мультфильмда яшячк

«Татармультфильм» иҗат берләшмәсе Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасына нигезләнгән татар телендә олылар өчен беренче тулы метражлы анимацион фильм төшергән. Аны тавышландыруда Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары – Россияның һәм  Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, Татарстанның атказанган артистлары Эмиль Талипов һәм Илнур Закиров катнашкан. Мультфильм спектакльдән ни белән аерыла? Аны тавышландыруда катнашкан артистлар нинди фикердә? Тапшыруда әнә шул турыда сөйләнә 😉
Back to Top