Радий Хәбиров халык артисты белән әйткәләште
Ә сезгә кемнең фикере якынрак? Риф Габитовныкымы, әллә Радий Хәбировныкымы? Габитов Баймактагы протестлардан соң тоткарланган һәм шуннан соң билгесез сәбәпләр аркасында үлгән Рифат Даутовны искә төшерергә тәкъдим итте. БР башлыгы исә бу тәкъдимне “оятсыз“ дип атады. Лариса Абдуллина, мәсәлән, Радий Хәбиров кебек уйлый. Бу хәл кичә Уфада булды — БР башлыгы башкорт җәмәгатьчелеге белән очрашкан иде.
Исегезгә төшерәбез: Баймактагы протестлардан соң Башкортстанда 40лап кешегә җинаять эше ачылды (кайбер медиалар 54 кеше дип яза). Тоткарланган кешеләрнең берсе Рифат Даутов иде. 25 гыйнварда тоткарланганнан соң ул билгесез сәбәпләр аркасында һәлак булды. Аны кичә генә (6 февраль көнне) ОМОН һәм полиция к