Тукай районы Малтабар авылыннан Рфин ханым мен шундый зен кр аерылып торган чигле намазлык блк итте безг.

Тукай районы Малтабар авылыннан Рәфинә ханым менә шундый үзенә күрә аерылып торган чигүле намазлык бүләк итте безгә. ⠀ Ап-ак бәз кисәген генә намазлык итеп җәеп укымаган шул безнең халык. Аны һәръяклап матурландырырга тырышкан. Нәселләренең ким дигәндә 5!!! буын кешесе намаз укыган намазлык, күпме гыйбәдәт кылынган шушы гүзәл чәчәкләр чигелгән ап-ак бәз намазлыгында! ⠀ “Минем әткәйнең бабасының энесе - Мәвләви Әхтияметдин Нурфигыйл (1907-?) дигән кызны үзенә хатын итеп алып кайта. Бәләкәйдән үк Корән укып, намаз укыган, гарәпчә укый-яза белгән Нурфигыйл әбинең намазлыгы булырга тиеш бу. Үзенә 100 елдан артык тарих җыйган намазлык!”, - шулай дип сөйләп бүләк итте безгә Рәфинә апа. ⠀ Намазлыкларыбызның саны арта, бүгенге көнгә монсы – 5нче намазлык! Алырның һәрберсенең үзенчәлекле тарихы бар, һәркайсысы иксез-чиксез санлы укылган намазларның сүзсез шаһитләре булып тора. Элеккеге намазлыкны чигүчеләргә, тегүчеләргә сәвабы әле дә артып торсын иде, дигән ният белән без ул намазлыклар белән илһамланып, яңаларны җи
Back to Top