Энже

Кайда син, Энҗе?! Бүген төшемдә җырчы Энҗене күрдем. Кемдер бик каты тәнкыйтьләде аны төшемдә, ә мин яклап чыктым. Заманында бик популяр иде ул, данлыклы Илсур Хөснетдиновның кызы. Ул елларда безнең Татарстан масштабындагы «Алсу Сафина». Редакцияләргә Энҗе хакында язуларын сорап, ишелеп хатлар килде, дип сөйлиләр. Ләкин Энҗе Хөснетдинова каләм әһелләренә интервью бирми иде.«Юлдаш» газетасында эшләгән чагымда миңа да әгәр аның белән эксклюзив материал эшли алсаң дип, зур күләмле премия тәкъдим иткәннәр иде. Акчасы өчен түгел, үзем кызыксынып китеп, аның телефон номерын да таптым, берничә тапкыр шалтыратып, үзе белән сөйләштем, ләкин ул очрашуларны кичектерә килде. Максатыма ирешмәдем. Ул елларда интернетның әле «бөреләнгән» вакыты гына, кесә телефоны номерын табу да җиңел эш түгел иде. Менә шундый хатирәләр. Ә сез әлеге җырчыны хәтерлисезме? Иҗатын ошата идегезме? Фикерләрегезне языгыз. Әгәр Энҗене белсәгез, язмага «лайк» куеп китегез 😉 Интернетта чыннан да Энҗе турында мәгълүмат бик аз, ә аның шәхесенә, и
Back to Top