Нурбәк Батулла: “Бу спектакль – безнең манифест“
Казан заманча сәнгать галереясендә “Әлиф“ иҗат берләшмәсенең дүртенче проекты тәкъдим ителде. Режиссер Туфан Имаметдинов Дәрдмәнд шигырьләренә нигезләнеп “Дәрдмәнд“ импровизациясен иҗат иткән. Аны татар театр сәнгатендәге беренче канлы спектакль дип тә атарга мөмкин.
Бу төркемнең һәр спектакле каршылыклы фикерләр уята. Галереяда караучылар Нурбәк Батулланың канга манчылып биюен тетрәнеп караса һәм аягүрә алкышларга күмсә, социаль челтәрләрдә рәсемнәрне карап каһәрләүчеләр дә шактый.
Тулырак: