Туган нигезлрне сатмагыз
Алучысы табылганга
Кош тоткандай сөенеп,
Авылдагы өйне саттык
Аллага шөкер, диеп.
Әби-бабайны җирләүгә
Узар-узмас бер атна
Нәселебез күрке нигез
Күчте башка кулларга.
Саттык йортны җиңел генә
Уйлап тормыйча артык
Зур эш эшләгән кешедәй,
Таш калага юл тоттык.
Аякка сарылып калды
Чүгәләп йөргән чирәм.
«Син дә кайтмаска китәсең», –
Дип шаулады карт имән.
Эленеп калды сарайда
Бабайның чалгылары,
Хуш ис бөрки сандык тулы
Әбинең сабыннары.
Озатып калды еламсырап
Яшьлекләр узган келәт.
Күзне йомсам, бабам йөри
«Авылым» көен көйләп.
Самавырга чыра телә
Ак яулыклы әбием...
Ыңгырашкан сыман булды,
Йозак элгәч, нигезем...
Үксеп калды арттан Акбай
Яңа хуҗалар көтеп.
Хыянәтем өчен мине
Карашы белән сөзеп...
Озатып калды моңсу гына
Бабай ясаган капка.
Әйтте сыман: син, энекәш,
Калдырдың безне ятка!
Бабаңнар салган нигез бу,
Атаң тәгәрәп үскән,
Кайгысын да, шатлыгын да
Тигез күтәргән, түзгән.
Әнкәң төшкән килен булып,
Басып ак мендәрләргә.
Сагынып кая кайтырсың,
Зарларыңны сөйләргә?
Төшкә керә көн дә нигез
Шәһәрдән эзләп табып.
Кем баеган әле җирдә
Туган нигезен сатып?!
Илсөяр Шигапова