«Форсат» тапшыруы. Гыйльмановлар нәселе
Ясәви абый белән Җәүрия апа 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары һәм кызлары әти-әниләрен хөрмәт белән искә алар.
Ел да алар истәлегенә аш үткәрәләр. Әлеге чарага барлык туганнар кайталар.
Әйтергә кирәк, алты баланың өчесе Шәңгәлче авылында яши. Алар төрле һөнәр ияләре: пешекче, хисапчы, энергетик. Рәшит Гыйльманов – Россиянең атказанган очучысы.