3 октябрь — алкоголизмга каршы көрәш көне.

3 октябрь — алкоголизмга каршы көрәш көне. Камил Йосыповка 58 яшь. Хатыны үлгән, балалары юк. 4 ел төрмәдә утырып чыккан. Хәзер төзелештә эшли. Эшкә аны тернәкләндерү үзәге урнаштырган. “60ны тутыра алсам, интернатка күченергә хокукым булачак“ ди ул. Үзе моны кире какса да, Камил берничә айга бер тапкыр эчүчелеккә бирешеп ала. Кеше ни өчен эчә башлый һәм ни өчен эчүдән туктый алмый? Ул хакта Камил әфәнде Азатлыкка сөйләде.
Back to Top