Резеда Сәләхова әнисен “Идел“ журналына яздырган.
Резеда Сәләхова, театр артисты:
- Әлегә әнием “Идел” журналының иске санын гына укып юанырга мәҗбүр, ә инде бик тиздән әтием белән әниемә журналның яңа саннары килә башлый. Татмедиа бик шәп флешмоб игълан иткән. “Якыннарыңны яздыр” дип атала. Сез дә якыннарыгызны “Сәхнә”, “Сөембикә”, “Идел” һәм башка журналларга яздырып, шәп сюрприз ясагыз әле!
Журналларга язылу өчен почтага да барырга кирәкми. сайтында кереп, интернет аша гына да язылып була. Шул ук сайт аша өйгә почтальон да чакыртып була.