АВТОНОМИЯГӘ 25 ЕЛ

Узган гасыр азагында милли автономияләр оештыру турында федераль закон кабул ителгәч, илебездә беренчеләрдән булып татар милли-мәдәни автономиясе Ульяновск өлкәсендә теркәлә. Шул ук елны өлкәнең икенче зур шәһәре Димитровградта да татарлар үзара берләшеп җирле автономияне оештыралар. Еллар дәвамында алар тырышлыгы белән шәһәрдә татар мәктәбе ачыла, Габуллла Тукайга һәйкәл куела,спорт комплексында көрәш секциясе , ә мәдәният йортларында сәнгать түгәрәкләре эшли башлый... Болар һәм башка шундый эшләрнең барысы хакында да Димитровград шәһәре татар автономиясенең 25 еллыгына багышланган тантанада кабат сөйләделәр һәм әлеге эшләрнең башында торган шәхесләрне искә алдылар. Теманы Рамис Сафин дәвам итә.
Back to Top