Телклр чыршысы

Могҗизалы бәйрәм алдыннан балаларның теләкләрен чынбарлыкка ашыру – өлкәннәр башкара ала торган бер үк вакытта шатлыклы да, игелекле дә һәм шул ук вакытта җаваплы да эш. Теләкләр чыршысы акциясе турында шулай әйтеп була. Балаларга Яңа ел мохитен һәм могҗизага ышану хисен бүләк итүгә районыбыз башлыгы Рәис Миннеханов зур ихласлык белән кушылды. Ул хат язган балаларга бүләкләрне тапшырырга Кыш бабае һәм Кар кызын өйләренә җибәрде.
Back to Top